30 ноябрьдә Россия спорт министрлыгы боерыгы белән «Татьяна Покровская мәктәбе» нең Синхрон йөзү бүлеге спортчыларына, Казанның олимпия резервы училищесында укучыларга: Хамадишина Аделина, Павлова Елизавета, Кленина Александра, Әхтәмова Азалия, Сабирова Яна, Ванипатова Рамиләгә "Россиянең спорт мастеры"исеме бирелде.
Талантлы спортчы кызларыбызны котлыйбыз! Бу чын осталык һәм зур эш сөючәнлек дәлиле.
Тренерларга спортчы кызларны лаеклы әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Командага яңа биеклекләргә һәм алга таба җиңүләргә ирешергә телибез.