Казанда 21 яшькә кадәрге юниорлар арасында грек-рим көрәше буенча РСФСРның Атказанган тренеры м.м. Сәхабетдинов истәлегенә Бөтенроссия ярышлары узды.
Турнирда Россиянең 50 төбәгеннән 300дән артык спортчы катнашты.
Укучы Казуор Саляхов Тимур ярышларда бронза медаль яулый, шулай ук ул 21 яшькә кадәрге Россия җыелма командасы составына эләгә.
Спортчыны һәм тренерлар составын котлыйбыз!