Сочида, «Юность» стадионында 4-9 сентябрьдә күпбәйгеләр буенча Россия команда чемпионаты узды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы күпбәйге буенча Россия чемпионы булды. Команда составында КазУОР Әхмәтова Карина чыгыш ясады.
Ярышларда Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән иң көчле спортчылар катнашты.
Спортчыны һәм тренерлар составын яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз!