Бүген КазУОР хезмәткәрләре Казанда «Урам» экстрим-паркында уза торган «Сәламәтлек формуласы»темасына багышланган 100% Татарстан Онлайн-форумында булдылар.
Очрашуның модераторы Россия фигуристкасы Ирина Слуцкая.
Экспертлар сыйфатында чыгыш ясадылар:
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры - Эльмира Зарипова;
ТР Премьер-министры урынбасары-Ләйлә Фазлыева;
РФ Кораллы Көчләре ветераны, озак гомерле Вадут Хәкимов (август аенда 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте);
Хәтер һәм баш миен үстерү буенча Тренер Андрей Сафронов;
Биохакер Игорь Павленко.
Форумда катнашучылар сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында сөйләделәр һәм сәламәтлекләрен яхшырту буенча киңәшләр бирделәр.