Түбән Новгородта 20-24 июльдә "Печоры" ишкәкчеләр каналында 17 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ишкәкчеләр спорты буенча Россия беренчелеге узды.
КазУОР Храмова Элина һәм Васильева Регина укучылары көмеш медальләр яуладылар.
Ярышларда Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән 583 спортчы катнашты.
Спортчы кызларны һәм тренерлар составын котлыйбыз!