Санкт-Петербургта 2-5 июньдә 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча XI халыкара ярышлар «Анатолий Рахлин Кубогы» узды.
Турнирда Россия, Әрмәнстан, Абхазия, Белоруссия, Грузия, Греция, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Сербия, Таҗикстан, Үзбәкстан, Көньяк Осетия спортчылары катнашты.
КазУОР Щербининаның укучысы Алеся ярышларда 3 урынны ала.
Спортчыны һәм тренерлар составын котлыйбыз!