Мәскәүдә Халыкара «62-нче Зур Мәскәү регатасы»тәмамланды. Быелгы ярышлар өч тапкыр олимпия чемпионы Вячеслав Ивановның 85 еллыгына багышланды. Аларда 7 илдән: Россия, Беларусь Республикасы, Казахстан, Үзбәкстан, Иран, Әрмәнстан һәм Сербиядән 1300дән артык катнашучы чыгыш ясады.
Өч көн эчендә 69 комплект медаль уйнатылды.
КазУОР укучыларының нәтиҗәләре:
Филаретов Никита 2 урын, Парлы дүрттән (23 яшькә кадәр);
Шершнева Кристина 3 урын, Парлы парда (19 яшькә кадәр).
Спортчыларны һәм тренерларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!