Казанда 16-18 майда «Алтын шайба»Бөтенроссия турнирының суперфиналы уза. Ярышларда бөтен Россиядән 16 иң көчле команда катнаша.
Ә 18 майда спорт сараенда финал уеннары һәм Казан мэры Илсур Метшин, Олимпия чемпионы Павел Дацюк, «Ак Барс» хоккей клубы уенчысы, юниорлар арасында дөнья чемпионы Кирилл Петров һәм хоккейның башка йолдызлары катнашында гала-матч узачак. 14:45 сәгатьтә башлана.
Казан исеменнән «Ак бүре»командасы чыгыш ясаячак. Балаларга шома боз һәм җиңүләр телибез!