18 мартта «Казан олимпиада резервы училищесы» ДБПОУДА Ачык ишекләр көне узды.
Чараның максаты-2023-2024 уку елында укырга керүчеләргә кабул итү турында мәгълүмат бирү.
Училищега Татарстан Республикасы районнарыннан һәм башка төбәкләрдән (Киров өлкәсенең Вятские Поляны, Пермь, Новокуйбышевск) 99 кеше килгән.
Кунакларга уку кабинетлары, медицина бүлеге, тулай торак, ашханә, шулай ук спорт объектлары буенча экскурсия үткәрелде.
Актлар залында училище җитәкчелегенең спорт әзерлеге, Физик культура белгечлеге буенча укыту турында чыгышлары һәм КазУОР студентлары катнашында концерт күрсәтелде.