Бүген Казуорда совет фехтовкалаучысы, СССРның атказанган спорт мастеры, XX гасыр Татарстанның иң яхшы спортчысы, "Динамо" спорт җәмгыятенең мактаулы хезмәткәре һәм фехтование буенча Татарстан Республикасының баш тренеры - Гыйләҗева Наилә Фәйзрахман кызы белән очрашу узды.
Наилә Гыйләҗева-Казанның күренекле тренеры Владимир Житловның өч "алтын рапира" "берсе. Ул СССР чемпионатларында пьедесталның иң югары баскычына 12 тапкыр күтәрелде, 5 тапкыр Европа кубогын яулады. Наилә Фәйзрахман кызы-җиде тапкыр дөнья чемпионы, Бөтендөнья Универсиадасы, Монреальдагы XXI Олимпия уеннары җиңүчесе һәм Мәскәүдәге XXII Олимпия уеннарының көмеш призеры.
Танылган спортчы студентлар белән үзенең спорт юлы – җиңүләре һәм җиңелүләре, олимпиадаларда һәм дөнья чемпионатларында ярышлар тәҗрибәсе турында уртаклашты, медальләрен күрсәтте.
Укучыларның күпсанлы сорауларына җавап биреп Наилә Фәйзрахман кызы училище спортчыларын бирешмәскә чакырды! берничә тапкыр югалтулар булса да!