Бүген Казан олимпия резервы училищесында училищеның нигез салучысы һәм беренче директоры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Мансур Сабир улы Мифтаховның 75 яшьлек юбилее уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
Мансур Сабир улын бөтен спорт җәмәгатьчелеге исеменнән Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов котлады һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгының «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт үсешендәге казанышлары өчен»мактау билгесен тапшырды.
Мансур Сабир улын котлау тантанасында ТР Спорт министры урынбасары Садриев Илдар Зөфәр улы, ТР спорт ветераннары Советы Рәисе Баһаутдинов Альберт Шамил улы, Татарстан Республикасы Олимпия Советы Рәисе Бариев Марат Мансур улы катнашты,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вострикова Светлана Анатольевна, училище директоры Шакиров Рамил Илдус улы.
Безнең республикада спортны үстерүдә зур һәм әһәмиятле хезмәт өчен