19 ноябрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны, полковник Шахназаров Александр Рубеновичны хөрмәтләделәр.
Александр Рубенович Җиңү көненә даими кунак һәм бәйрәм чараларында катнашучы училище студентларына бик якын. Аның истәлекләре һәм сугыш турында эчкерсез сөйләшү-ул һәрвакыт тынычлыкка чакыру, үз илең өчен горурлык һәм яшь спортчыларның патриотик хисләрен тәрбияләү.
Казан олимпия резервы училищесы коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән 95 яшьлек юбилярны училище директоры Шакиров Рамил Илдус улы котлады һәм эчке оптимизмны һәм җитезлекне югалтмаска, ихтыяр көчен, тән күтәренкелеген һәм рухын сакларга теләде. Озак еллар сәламәтлек, тормыш иминлеге һәм югары хөрмәт!»