Казанда 21-24 сентябрьдә мәктәп волейбол лигасының Бөтенроссия финалы узды. Ярышларда Красноярск крае, Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортстан, Новосибирск, Калининград, Свердловск һәм Ярославль өлкәләреннән иң көчле командалар катнашты. 22 һәм 23 сентябрьдә командалар Казан олимпия резервы училищесының «Олимпиец» спорт комплексында көч сынашты, ә медаль матчлары 24 сентябрьдә волейбол Үзәгенең төп аренасында узды. Татарстаннан «мәктәп волейбол Лигасы» турнирының региональ финалында җиңүчеләр командалары – Кайбыч районы Федоров мәктәбенең яшүсмерләр командасы һәм Теләче районы Шәтке мәктәбенең кызлар командасы катнашты. Ике команда да бронза яулады. Бүләкләү тантанасында ТР спорт министрының беренче урынбасары Шәйхетдинов Хәлил Хәмит улы һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андреев Станислав Роберт улы катнашты.