Мәскәүдә 21-29 августта Иң көчле Спартакиада кысаларында су полосы буенча ярышлар узды. Казуорны тәмамлаучылар Владислав Сергеев һәм Игорь Чирков Татарстан җыелма командасы составында 1 урынны алды, шулай ук «Россиянең спорт мастеры»нормативын үтәделәр. Финалда Татарстан җыелма командасы Мәскәү җыелма командасын 9:5 исәбе белән отты. Спортчыларны һәм тренерлар составын котлыйбыз!