16 июльдә Казан олимпия резервы училищесының «Олимпиец» спорт комплексы базасында «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан оештырылган «Татарстан - Яңа гасыр» волейбол фестивале узды. Фестивальне ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Ф.Х. Мөхәммәтшин ачты. Турнирда 18 команда катнашты. «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте активистларына ф.Х. Мөхәммәтшин Рәхмәт хатлары тапшырды.