22 июньнән 27 июньгә кадәр Калугада юниорлар арасында тхэквондо буенча Россия Спартакиадасының финалы узды. Илнең иң көчле 10 спортчысы үз авырлык категорияләрендә иң яхшыларын билгеләде. Мөслим Ахтаев 73 кг. га кадәр авырлык категориясендә - алтын, Семен Фролов 68 кг. га кадәр авырлык категориясендә көмеш медаль яулады. Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз!