23-24 апрельдә Санкт-Петербургта тхэквондо буенча Бөтенроссия турниры узды. КазУОР укучысы Семен Фролов, өлкәннәр арасында дебют ярышында 68 кг. га кадәр авырлык категориясендә көмеш медаль яулады, 4 ярыш үткәреп, «Россиянең спорт мастеры»нормативын үтәде. Глеб Козлов 74 кг. га кадәр авырлык категориясендә көмеш медаль яулады, Савелий Жуков шул ук авырлык категориясендә бронза медаль яулады. Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз!