14 апрельдә «Казан олимпия резервы училищесы» ДББББУДА «хәзерге этапта олимпия резервы училищесында белем бирү процессын һәм спорт әзерлеген оештыруның актуаль юнәлешләре»дигән Региональ фәнни-гамәли конференция узды. Конференция эшендә Идел буе федераль округы (Татарстан, Мари-Эл, Саратов, Пенза өлкәләре, шулай ук Мәскәү өлкәсе, Иркутск, Ярославль, Ставрополь крае, Мәскәү һәм Кемерово өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы – Югра шәһәрләреннән килгән укытучылар катнашты. ТР Спорт министры Владимир Александрович Леонов сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, ул үткәрелә торган чараның актуальлеген билгеләп үтте, конференциядә катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм иҗади уңышлар теләде. Пленар утырышта чыгыш ясадылар: Шакиров Рамил Илдус улы, «КазУОР»ДБУ директоры; Амплеева Вероника Владиславовна, педагогика фәннәре кандидаты, физик культура һәм спорт өлкәсендә педагогика һәм психология кафедрасы доценты.