Пенза шәһәрендә 29 марттан 3 апрельгә кадәр 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында су полосы буенча Россия беренчелеге финалы узды. Финал матчында Татарстан яшүсмерләр җыелма командасы составында КазУОР укучылары Таҗиев Раил, Белянский Сергей һәм Ганиев Азат чыгыш ясады. Татарстан җыелма командасы Әстерхан өлкәсе җыелма командасын җиңде. Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз!