22 февраль көнне Казан олимпия резервы училищесының актлар залында «Ватанны саклаучылар көне»нә багышланган тантаналы чара узды. Котлау сүзләре һәм иң изге теләкләр белән коллектив исеменнән директорның укыту эшләре буенча урынбасары Бутлеров Любовь Юрьевна чыгыш ясады. 3нче гимназия укучылары училище хезмәткәрләренә ир-атларга матур концерт, уңай хис-кичерешләр, кызыклы номерлар һәм күңел күтәренкелеге бүләк иттеләр.