Бүген «Казан олимпия резервы училищесы» ДБББУ базасында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең спорт мәктәпләре директорлары өчен «спорт резервын һәм тармак кадрларын әзерләү буенча физик культура һәм спорт кластерының үзара хезмәттәшлеге турында»темасына семинар-киңәшмә узды.
«КазУОР» директоры Шакиров Р.И. уку йорты объектлары буенча күзәтү экскурсиясе оештырды. Семинар-киңәшмәдә катнашучылар Казан олимпия резервы училищесының мөмкинлекләре белән таныштылар: спорт объектларын, яшәү урыннарын, уку корпусын һәм медик-диагностика үзәген карадылар.
Пленар өлештә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе синхрон йөзү федерациясе вице-президенты, җиңел атлетика буенча Россия Федерациясенең атказанган тренеры Павлова Ольга Ивановна, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Вафин Раиф Ришад улы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының спорт резервын әзерләү секторы мөдире Алкаева Наталья Ивановна һәм Казан олимпия резервы училищесы директоры Шакиров Рамил Илдус улы катнаштылар.