Бүген "Казан олимпия резервы училищесы" ДББМУДӘ физкультурачылар Көненә багышланган тантаналы чара узды. Училищеның иң яхшы тренерлары «Татарстан Республикасының Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен», «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» дигән мактау билгеләре, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары, шулай ук хезмәткәрләр Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Олимпия училищесы директоры хезмәткәрләргә сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, спорт озынлыгы, үз көчеңә ышаныч һәм хезмәт уңышлары теләде.