Армавир шәһәрендә дзюдо буенча Россия яшьләренең V җәйге Спартакиадасы узды. КазУОР шәкерте Татьяна Новоселова 57 кг авырлык категориясендә 2 нче урынны яулады һәм Россия спорт мастеры исеменең нормативын үтәде.
Спортчы һәм тренер Әхмәтгәрәев Рафис Сәетгәрәй улын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!