Татарстан спортчысы Евгений Потапов пневматик коралдан ядрә белән ату буенча ВП60 күнегүендә, пневматик винтовкадан 60 атуда Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады.
Юниорлар арасында Россия беренчелеге бу көннәрдә Казан янындагы Мирный бистәсендә уза.
Квалификациядә безнең атучы 626.9 очко җыеп, иң яхшысы булды, финалда реноманы раслады һәм 246.2 очко җыеп, алтын медаль алды.
Спортчы тренер Екатерина Лузганова җитәкчелегендә Мирныйдагы «Динамо» пуля белән ату комплексы базасында шөгыльләнә.